Укучыларыбызны милләте белән горурлану, халкыбызның күренекле шәхесләре белән таныштыру максатыннан, 22 нче гыйнвар көнне гимназиябездә 2а,3а,4а,5а,6а,7а,8а сыйныфларында Иҗат дәресләре үткәрелде. Әлеге дәресләрне укытучы белән берлектә Лениногорск шәһәренең “Чишмә” язучылар берләшмәсе әгъзалары Илсөяр Сәлахова, Саҗидә Мансурова, Таһир Шәмсуаров, Гөләндәм Кәбирова, Зөлфия Мөхәммәтҗановна, Зөмәрә Шәрапова, Әлфия Сөләйманова, Фәридә Әхмәтшина, Әлфия Сенажпова үткәрде. Шулай ук Мәгариф идарәсе методисты Римма Шәүкәт кызы да катнашты. Дәресләрдә Шигырь ничек туа? Шигырьдә нәрсә турында язып була? Аны кем яза? Ничек языла ул? Шагыйрь нинди була? дигән сорауларга җавап эзләнде. Шәһәребезнең “Чишмә” язучылар берләшмәсе әгъзалары укучыларның яңа әсәрләрен тыңладылар, аларга киңәшләр бирделәр, иҗат серләре белән уртаклаштылар.
335